Перейти к содержимому

Пост канала

МБОУ СОШ №9 БМР РТ имени К.А.Сидоркиной
  1. фото

    Мәктәбебездә татар теле атналыгы үткәрелде. Атналык кысаларында укучылар өчен төрле чаралар оештырылды. Чаралар татар теленә кызыксынуны арттыруга һәм укучыларның белемнәрен ныгытуга ярдәм итте. Укучылар актив катнаштылар. Атналык файдалы һәм күңелле узды. «Яратыйк туган телне!»дип аталган плакатлар конкурсы үткәрелде. Укучылар татар теленә багышланган кызыклы һәм матур плакатлар әзерләделәр. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Конкурс укучыларда туган телгә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте. «Әбиемә бүләккә — яулык» дип аталган рәсем конкурсын да үткәрдек. Укучылар әбиләренә бүләк итәрдәй матур яулыклар ясадылар, рәсемнәрен төрле татар бизәкләре белән бизәделәр. Балаларның эшләре иҗади һәм үзенчәлекле булды. Конкурс әбиләргә булган хөрмәтне һәм яратуны чагылдырырга ярдәм итте. Әбиләр дә укучыларыбызның бүләкләрен бик сөенеп кабул иткәннәрдер. Афәрин укучыларыбызга!!! «Без Тукайны беләбезме?» Габдулла Тукай әсәрләре буенча квест. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр, табышмакларга җавап бирделәр, шагыйрьнең әсәрләрен һәм алардагы геройларны искә төшерделәр. Квест кызыклы һәм мавыктыргыч узды, балаларга Тукай иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Җиңүче командалар дипломнар белән бүләкләнде. Укучылар өчен «Своя игра» формасында «Күңелле уен» интеллектуаль уены үткәрелде. Катнашучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, белемнәрен һәм тапкырлыкларын сынадылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Укучыларга бик ошады. Актив катнашкан укучыларыбызга, укытучыларыбызга зур рәхмәт әйтәбез. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    253
    ER
    2,4%
    Реакции
    6