Пост канала
Газета "АЛГА" <Бураевский район>- фото
✅Башкортстанда сайлаулар ничек үтте?✅ Дәүләт Думасына өч көнлек тавыш бирү тәмамланды. Шушы көннәрдә булган иң кызыклы һәм мөһим вакыйгаларны барладык. Башкортстан марслылары һәм парижлылары илдә танылды Тавыш бирү башланганнан соң беренче сәгатьтә үк Башкортстанның сайлауларга 100 процент килү күрсәткечен игълан итүе күркәм традициягә әйләнде. Әйе, нәкъ шулай. Башкортстан – Аскын районындагы авыл. Биредә тугыз йортта 21 кеше яши. Алар сәяси яктан бик җаваплы, шуңа күрә сайлау участоклары ачылу белән, барысы да бердәм рәвештә тавыш бирергә килә! Авыргазы районындагы Марс һәм Кыйгы районындагы Париж авыллары халкы исә бу эшкә иҗади да якын килде – тематик баннерлар ясады, креатив постлар урнаштырды һәм блогосфераның суперйолдызларына әверелде. Башкортстан марслылары һәм парижлыларының ничек тавыш бирүе турындагы постлар бөтен илгә таралды – алар турында федераль телеканаллар һәм миллионлаган язылучысы булган иң эре пабликлар сюжетлар әзерләде. Афәрин! 📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-09-23/bashkortstanda-saylaular-nichek-tte-4823743 📎 Лира Юрасова 📎 Фото: https://glavarb.ru/ru/
Открыть в MAX- Просмотры
- 762
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 4