Пост канала
Газета "АЛГА" <Бураевский район>- фото
🌼🌸🌻Туганнар җыелган җирдә 📌Шабайда туып-үскән Бәдертдиновларның шәҗәрә бәйрәме үтте. Авылдагы иң калын нәселле зат алар. ✅– Башта аз гына тарихка күз салабыз, – диде мәктәптә 25 ел география укыткан, туган якны өйрәнү түгәрәген алып барган һәм шушы чараны үткәрүгә күп көч куйган Рәүфә Рәфит кызы. – 1834, 1850 елларның ревизия язмаларында Шабай кешеләре дә мишәрләр дип языла. Ата-бабаларыбызның башкортлар җиренә килеп урнашуының сәбәпләре, беренчедән, көчләп чукындырылудан качу булса, икенчедән, яшәп яткан урыннарыннан кысып чыгарылуга бәйле. Көнтудин Шабай да (1660 елларда туган), Ялдәк башкортларыннан чикләнмәгән вакытка куллану өчен җир сатып алып, якынча 1712 елдан башлап гаиләсе белән шушында төпләнә. 1917 елга кадәр авылда өч мәчет була һәм 1500 тирәсе кеше исәпләнә. Бүген авылда 118 йорт булып, аларда ике йөзгә якын кеше яши, мәктәп бар, балалар йорты урнашкан, клуб, китапханә, медпункт эшли, асфальт юл, газ кертелгән. Тулырак: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-08-13/tugannar-yelgan-ird-4780402
Открыть в MAX- Просмотры
- 586
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 6