Пост канала
- фото
МАРМЕЛАД ӨЧЕН КИРӘК: 700 гр кабак согы( Цукатыны ясаганнан соң калган сокны куллана әнием гадәттә) 200 гр шикәр комы 1 аш калагы лимон кислотасы 40 гр желатин 200 гр кабак согына 40 гр желатин салып, җебетәбез. 40 минут чамасы. 0,5 литр сокка 200 гр шикәр комы, 1 аш калагы лимон кислотасы салып, кайнатып чыгарасы. Сүндереп, суытабыз, суынгач желатинлы массаны салабыз. Җебеп беткәнче яхшылап болгатасыз. Формага пергамент кәгазьне җәеп, суыткычка куеп торабыз. 8-10 сәгатьтән кискәләп ашасагыз була. Мармелад яратучылардан - ❤️
Открыть в MAX- Просмотры
- 9 266
- ER
- 2,1%
- Реакции
- 190