Пост канала
- фото, видео
Авылда вакытта МЕДОВИК пешердек Камыр өчен: ✅250 гр акмай ✅150 гр бал ✅4 шт йомырка ✅10 гр сода ✅200 гр шикәр комы ✅400 гр он Эчлек өчен: ✅20%лы сметана 250 гр ✅150 гр сгущенка 1️⃣ 4 йомыркага 200 гр шикәр комы кушып, миксер белән яхшылап күпертәсез, агара башлаганчы. 2️⃣Калын төпле кәстрүлгә 150 гр бал, 250 гр акмай салып, акрын утка куясыз. Җебеп беткәнче тотасыз, катнашма кайнарга тиеш түгел. 3️⃣Бал + май суынгач, йомыркалы катнашманы өсти өсти миксер белән болгатасыз. 4️⃣Онга сода өстисез. Яисә соданы җебетелгән, җылы акмай + малга өстисез. Ике ысул белән дә яхшы чыга минем. 5️⃣Онны йомыркалы катнашмага акрынлап агызасыз, блендер белән күпертәсез. 6️⃣Камырны 15 минут ял иттерәсез. 7️⃣Протвеньга силиковый коврик куеп, майлап, камырны җәясез. 8️⃣Духовканы 160-180 градуска куеп, пешерәсез. Якынча 40 минутта пешә. Камыр алтын төсенә кергәч, пешкән дигән сүз. 9️⃣Эчлекне әзерлибез: сметана + сгущенканы кушып, күпертеп аласыз. 🔟Камыр пешеп, суынгач, кисәкләргә бүлгәлисез. Без дүрткә бүлдек. Аннан бер кисәкне урталай бүлдек. Нәтиҗәдә ике зур булмаган торт килеп чыкты. Бер тортта дүрт катлам. 1️⃣1️⃣Камырга эчлекне сылыйсыз. Ахырдан вакланган камырны өстенә сибәсез. 1️⃣2️⃣Әзер тортны холодильникта берничә сәгать тотасыз. Һәм ашарга була. Торт бик йомшак, нежный була🥰 Ә сез медовикны нинди рецепт буенча ясыйсыз?
Открыть в MAX- Просмотры
- 8 699
- ER
- 2,4%
- Реакции
- 210