Перейти к содержимому

Пост канала

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
  1. фото, видео

    КАБАК БЕЛӘН АЛМА КУШЫЛГАН КОЙМАК Ингредиентлары: ✅250 гр кабак ✅1 зур алма (150 гр тирәсе) ✅2 шт йомырка ✅12 гр чи чүпрә ✅500 мл сөт ✅2 аш калага шикәр комы ✅Он якынча 500 гр, калынрак коймак теләсәгез онны күбрәк салырга була ✅Көнбагыш мае 2 зур калак Алма белән кабакны турап, пешереп аласы. Блендер белән ваклыйсы. Барлык ингредиентларны кушып, камыр изәсе. Бер сәгать җылы җирдә тотасы. Кабарып менгәч, пешерә башларга була. Бик тәмле, нежный була) Тәмле булсын❤️❤️❤️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    9 523
    ER
    2,0%
    Реакции
    193