Перейти к содержимому

Пост канала

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
  1. фото, видео

    МАННЫЙ ЯРМАСЫННАН ТӘБИКМӘК ✅Он 250 - 300 гр (фирмасыннан тора) ✅Манный ярмасы 150 гр ✅Җылымса сөт 500 мл ✅Йомырка 2 шт ✅Шикәр комы 4 зур калак ✅Чүпрә 1 чәй калагы ✅Сода ярты чәй калагы ✅Тоз тәменчә ✅3 аш калагы көнбагыш мае Савытка он, манный, 2 аш калагы шикәр комы, тоз, чүпрәне саласыз. Өстенә җылытылган сөтне агызасыз. Болгатасыз. Җылы җирдә 1,5-2 сәг тотасыз. Аерым савытта йомырка + 2 аш калагы шикәр комы, майны кушып болгатасыз, камырга өстисез. Миксер белән болгатасыз. Кызган табада кыздырасыз. Камырның консистенциясен видеода күрсәттем🙏🏻 Мондый коймакны тары ярмасыннан да пешергәнем бар. Шулай ук тәмле чыга. Сезгә кайсы ярма белән ныграк ошый?)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    9 592
    ER
    2,1%
    Реакции
    203