Перейти к содержимому

Пост канала

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
  1. фото, видео

    КЫЯРДАН САЛАТ - бу рецепт буенча ел саен ясыйбыз, супер тәмле була🔥🔥🔥 🍅Салат өчен кирәк булачак: 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк. 🍅Әзерләү тәртибе: Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга. Бик тәмле килеп чыга борыч урынына помидор гына салсагыз да була👍🏻 Тәмле салатка ❤️ куегыз Рецепт буенча кайнату вакыты аз язылган, без озаграк кайнаттык☺️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    11 805
    ER
    4,1%
    Реакции
    484