Перейти к содержимому

Пост канала

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
  1. фото

    Актриса Яна Попловская рецепты буенча АЛМА БЕЛӘН АДЖИКА РЕЦЕПТЫ. Рецептны гәҗиттә күреп алып, әнием ясап карады. Ошаттык, тәмле😇🤗 🍅2,5 кг помидор 📝2,5 кг болгар борычы 📝500 гр кишер 🍏500 гр антоновка 📝200 гр көнбагыш мае 📝150 гр 9% лы уксус 📝250 гр шикәр комы 📝200 гр сарымсак 📝3-4 стручок әче борыч 📝1,5 аш калагы тоз Помидор, борыч, кишер, антоновканы иттарткыч аркылы чыгарасы, кострюляга салып, 2 сәгать кайнатасы. Вакыт үткәч, май, уксус, шикәр комы кушып, 15 минут кайнатасы. Аннан иттарткыч аркылы чыгарылган сарымсак, әче борычны, тозны салып, тагын 15 минут кайнатасыз. Ә сезнең аджика ясаганыгыз бармы? Нинди рецепт буенча ясыйсыз?) 👍 - ясаган бар 🙏🏻 - ясаган юк шул

    Открыть в MAX
    Просмотры
    10 558
    ER
    1,5%
    Реакции
    159