Перейти к содержимому

Пост канала

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
  1. фото, видео

    КЫШКА КӘБЕСТӘ БЕЛӘН САЛАТ Кирәк: ✅1,5 кг кәбестә ✅1 баш сарымсак ✅1 бәйләм сельдерей ✅0,5 кг суган ✅1 бәйләм яшел суган ✅1 кг кыяр ✅Ярты стакан үсемлек мае ✅2 аш кашыгы тоз ✅4 аш кашыгы уксус 10% ✅1 аш кашыгы шикәр комы ✅8 - 10 лавр яфрагы Эш тәртибе: кәбестәне вак итеп, суганны шакмаклап, кыярны юка гына боҗралап турагыз. Барысын бергә кушыгыз. Шуңа ваклап туралган сельдерей, яшел суган, угычтан уылган сарымсак кушыгыз. Аннан үсемлек мае, шикәр комы, тоз, уксус салып, яхшылап болгатыгыз һәм 2 сәгатькә калдырыгыз. Юылган банкаларга тигез итеп лавр яфрагы һәм салат салыгыз. Аннан капкач беләң ябып, 20 минут пастеризацияләгез. Мондый салат ясаганыгыз бармы?🤗 Тәмле була)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    10 616
    ER
    1,3%
    Реакции
    141