Пост канала
- фото, видео
ТОМАТНЫЙ СОК 10 кг помидорны иттарткыч аркылы чыгардык. Сито аркылы согын сыктык. 10 кг помидордан 6 литр сок чыкты. Ничә литр чыгуы помидорның төренннән дә тора. Сокны кайнатырга куйдык, күбеген җыеп алдык. 6 литрга 6 зур калак шикәр комы, 6 кечкенә калак тоз салдык. Сез үзегезчә сала аласыз, тәмен кабып карый - карый өстәгез. 10 минут акрын утта кайнаттык. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куйдык. Кайбер кеше шикәр комы, тоз салып тормый. Без гадәттә салабыз. Сез ничек ясыйсыз?
Открыть в MAX- Просмотры
- 10 297
- ER
- 2,0%
- Реакции
- 205