Пост канала
- фото
КАРАМЕЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘН ТАВЫК ИТЕ ✅500 гр тавык ите ✅Шикәр комы 7 чәй калагы ✅3 аш калагы су ✅Сарымсак 2 теш ✅Уксус 9% 1 аш калагы ✅Кара борыч ✅Соевый соус 1 аш калагы ✅Кыздырыр өчен май Тавык итен кисәкләргә бүлгәлисез, юасыз, кортасыз. Шикәр комын коры табага салып, кыздырып аласыз аннан су өстәп, акрын утта болгатып торасыз. Карамель барлыкка килгәч, тавык итен саласыз. Тавыкның суы беткәнче якынча 20 минут пешерәсез (вакыты кисәкләрнең зурлыгыннан тора). Вакыт үткәч сарымсакны турап саласыз, соевый соус, борыч өстисез. 10 минуттан соң ризык әзер. Ничек сезгә мондый рецепт?😇
Открыть в MAX- Просмотры
- 10 933
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 139