Перейти к содержимому

Пост канала

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
  1. фото, видео

    СЛИВАДАН КАЙНАТМА 🍓Сливадан кайнатма ясау өчен 1 кило җимешкә 1100 грамм шикәр комы алырга. 🍓Сливаның төшләрен алырга һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән шуны утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга куярга. Яңадан шулай ике тапкыр эшләргә. 🍓Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын салырга. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга. 🍓Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 🍓Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату да җитә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    9 735
    ER
    1,6%
    Реакции
    152