Перейти к содержимому

Пост канала

Газета «Балтач таңнары» (Башкортостан)
  1. фото

    Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел дип юкка гына әйтмәгәннәр. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртипкә китерү исән кешеләрнең бурычы дип Яңа Балтач авылы старостасы Лида Суфиярова ике зиратны чистарту өмәсен оештырды. Өмәдә бик күп кеше: Иске Балтачта яшәүче,авылыбызның яше-карты катнашты. Шәхси такторы белән Илһам Марданов, Азат Ахунов бик күп җирләрне чабып эшне җиңеләйттеләр. Хәзер бөтен нәрсә акчага килеп тоташа. Бензин, май алырга Иске Балтачта, читтә яшәүче авылдашлар матди ярдәм иттеләр. Авылыбызның олы апалары Филүзә Зарипова, Зәкия Марданова авыл халкының актив булуына сокланып рәхмәтләрен җиткерәләр. Яңа Балтачлылар, Сез булдырасыз! Авыл үзнең уңган, булган кешеләре белән яши, имин көннәр сезгә! Раушания Низамова (Вахитова).

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 041
    ER
    1,6%
    Реакции
    17