Пост канала
- фото
💫 Хәерле иртә, дуслар! Изге җомга мөбарәк булсын! ✨ Җомга — ул атна буена җитәрлек рухи азык алу, гөнаһлардан чистарыну, Аллаһы Тәгаләгә якынаю көне. Бу көнне кылган догалар, игелекле эшләр аеруча кабул була, диелә. Шуңа күрә бүген бер-беребезгә карата аеруча йомшак, сабыр һәм мәрхәмәтле булыйк. Якыннарыбызның хәлен белик, мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк, әти-әниләребезгә хөрмәт күрсәтик.🙏 ⛅ Синоптиклар мәгълүматларына килгәндә, 23 октябрьдә, Октябрьскийда явым-төшем көтелми. Җил төньяк юнәлештә, уртача. Иртән юлларда томан күзәтелә, игътибарлы булыгыз. 🌡 Көндез һава +11°С кадәр җылыначак.
Открыть в MAX- Просмотры
- 186
- ER
- 3,2%
- Реакции
- 6