Пост канала
👍👍👍 Бөтенрусия физкультурачылар көнен бәйрәм итү бүген Милли мәдәниятләр үзәгендә башланды. 💬 Октябрьскийны төрле дәрәҗәдәге ярышларда тәкъдим итүче спортчылар һәм аларның остазларын муниципалитет җитәкчесе Алексей Пальчинский сәламләде. 🏂🚴♀⛹♂Шәһәр хакимиятенең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын кабул итеп алган шәһәрдәшләр арасында футболчылар, акробатлар, биатлончылар, көрәшчеләр, боксчылар һәм башка төрле спорт белән шөгыльләнүчеләр бар иде. 💪Тантанада Октябрьскийга зур җиңүләр алып килгән спортчылар тәрбияләгән тренер-укытучылар Александр Савкин, Лилия Әхмәдиева, Раушан Әхмәдиев, Максим Большаков, Алексей Зиманов, Павел Савейкин, Игорь Сыров, Ринат Хәмзин бүләкләнде.
Открыть в MAX- Просмотры
- 326
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 5