Пост канала
- ссылка
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻 Сәламәтлек турында кайгырту-авыруларны дәвалау гына түгел, ә аларны дөрес профилактикалау да. 2026 ел башыннан Яшел Үзән районы поликлиникаларында шундый программалар киңәйтелде. Осиново авылы поликлиникасында гына да ел башыннан өч мең ярымнан артык кеше үз сәламәтлеген тикшергән . Һәм күпләр өчен табибка визит-чын мәгънәсендә тормышны саклап калу. 🔻 Шәһәр яшеллеккә күмелә. Шулай да Соңгы вакытта яшелүзәнлеләр кайбер урамнарда һәм скверларда күпьеллык агачларны кисүгә игътибар итә. Бу күренеш гадәти түгел, хәтта куркыта торган, әмма белгечләр тынычландыра: яшел массив тиешле санитар чистарту уза. Авария хәлендәге гигантларга алмашка яңалары утыртыла. 🔻 Бар шәһәр халкы белән төзибез! Ә тагын-дуслары һәм гаиләләре, рәссамнары, балта осталары һәм үз өлешен кертергә теләүчеләр. Яшел Үзәндә күл буендагы аланда «ЕЛГА» халык һөнәрләре һәм заманча сәнгать фестивале старт алды. Беренче адым-очрашулар һәм уртак иҗат өчен зур агач өстәл булдыру. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 https://rutube.ru/video/c16052978a9261c4013aca9e959ced88/?r=plwd Новости Зеленодольска в МАХ
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 257
- ER
- 0,1%
- Реакции
- 1