Пост канала
ОНЫТСАЛАР АПТЫРАМА Сине оныткан кешегә – Әйтеп сүзләр файда юк. Барлыгыңны белә торып Килмәсә - туйгандыр нык. Кирәк чакларың узганга Ул бер дә гаепле түгел, Хәзер үз кайгысын гына Кайгыртуда барча күңел... Онытсалар аптырама – Яңа дусларны табарсың! Шулай гына, син, алырсың Йөрәгеңнең бар дәвасын... Онытсалар, аптырама, Юк-барга да калтыранма... Роберт Шәймәрданов.
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 246
- ER
- 2,6%
- Реакции
- 33