Перейти к содержимому

Пост канала

Тормыш җилләре
  1. фото

    Сары чәчәкләр. Сары чәчәкләрне бик яратам Акларын бирүче булмагач. Сарылары матурырак кебек Төсләре кояшта уңмагач. Бакчамдагы сары чәчәкләргә Сулар сибәм иртән сөйләшеп. Таҗларыннан сыйпап йомшак кына Йөрим алар белән серләшеп. Төшләремне сөйлим чәчәкләргә, Хыялларым белән бүлешеп... Исемеңне алар гына белә, Рәнҗетмиләр синнән көнләшеп... Бигерәк тә яраткан чәчәгем - Ромашка да үсә бакчамда. Күз алдыма син килеп басасың Шул чәчәккә ничә баксам да. Ярата-яратмый диеп өзгән Чакларым калган шул еракта... Кырау суккан көзге чәчкәләрдәй Буш хыяллар гына йөрәктә. Глүсә Шакирова (Хомченко)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 505
    ER
    2,2%
    Реакции
    76