Перейти к содержимому

Пост канала

Тормыш җилләре
  1. фото

    Тарихымны онытмам, тамырымны корытмам!!!Халкыбызда элек - электән якыннарга, кардәш - ыруга хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә мәхәббәт яшәгән. Җир йөзендә һәр кеше үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф - гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш. Туган як, туган туфрак, шәҗәрә... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер - гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торса, шәҗәрә халкың тарихы, аның үткәне, бүгенгесе... . Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән: “Илен белмәгән – игелексез, // Халкын белмәгән – холыксыз, // Ә нәселен белмәгән – нәселсез,” – дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди. Шулай ук “Җиде буыныңны бел!” дигән гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Юкка гына балалар шагыйре Ш. Галиев:“Исәннәрнең кадерен бел, үткәннәрнең каберен бел,” – дип язмаган. Үз нәселе белән кызыксынмаган кешене киләчәктә ни көтә, буыннар бәйләнешен, туганлыкны өзгән кешедән ни көтәргә? Димәк, гаилә тарихын өйрәнү һәм белү – иң кирәкле нәрсә. Клара Гайнетдинова

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 250
    ER
    0,9%
    Реакции
    29