Перейти к содержимому

Пост канала

Тормыш җилләре
  1. Җан сусады мәрхәмәткә, Елмаюга, җылы сүзгә. Дөнья үзе, шәфкать көтеп, Карап торган сыман күзгә. Кемдер синнән кабар ризык, Бер йотым су өмет итә. Берәүләргә сәлам биреп, Хәлен белеп китү җитә. Бер мизгелне багышласак Тик бер тамчы яхшылыкка, Бу кешелек адым-адым Чыгар кебек яктылыкка. Йөрәк белән йөрәкләргә, Җаннар белән җанга дәшик. Кеше булу берни түгел, Кешелекле булып яшик. Сания ӘХМӘТҖАНОВА

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 306
    ER
    1,4%
    Реакции
    45