Пост канала
Бервакыт яшь кенә бер малай тимер кружка белән хәер сорашып утыручы сукыр кешене күрә. Әллә кәефе булмаганлыктан, әллә көндә шул хәер соранып утыручы сукыр күзенә чалынганга,егет тимер кружкага пыяла кисәкләре ыргыта.30ел уза, егет тормышында зур дәрәҗәләргә ирешә,башка шәһәргә китә, бай, мул тормышта яши, тик күңел, җан тынычлыгы булмый. Яшьлегендә кылган ямьсез гамәле аңа тынгылык бирми. Егет сукыр кешене табырга дип яшьлеге узган шәһәргә кайта. Шул ук урында шул ук кружкасын тоткан, инде бабайга әйләнгән сукырны күреп ала. Янына килеп: -Сез хәтерләмисездер, 30 ел элек сезнең кружкагызга бер кеше пыяла кисәкләре ыргыткан иде.Ул мин! Шул адымым хәзер миңа яшәргә тынгылык бирми,кичерегез мине, гафу итегез! Сукыр аңа: - Мин ул пыяла кисәкләрен шул ук көнне ыргыттым, ә син 30 ел буе йөрәгендә йөрткәнсен! - дигән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 489
- ER
- 4,4%
- Реакции
- 153