Перейти к содержимому

Пост канала

Тормыш җилләре
  1. Һәр кешенең үз язмышы бу дөньяда. Һәр кешенең үз сукмагы бу дөньяда. Охшаш түгел алар һич тә, бер-беренә, Һәркем үтә тормыш юлын үз көенә. "Язмыштан юк узмыш!"- дибез, авыр чакта, Тешне кысып түзәбез без, һәрвакытта. Вакыт үтү белән бар да онытыла Чолгап алган кара пәрдә, ул югала. "Әллә инде төштә булды микән?"-диеп, Утырасың кайчак уйлап, янып-көеп. "Төштә генә икән!"- диеп, иркен сулап, Таң аткач та, китәсең син матур атлап. Анфира Миргалимова

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 667
    ER
    2,2%
    Реакции
    80