Перейти к содержимому

Пост канала

Тормыш җилләре
  1. Тормыш төсле-төсле сәйлән сыман, Бөртек-бөртек һәрбер мизгеле. Юллары да аның урау-урау, Табулары кыен бәхетне. Тормыш сәйләннәре гаҗәп кызык: Шатлык-сагыш бергә үрелә. Хисләр өермәсе бөтерелеп Күз яшьләре булып түгелә. Тормыш сәйләннәре бергә үрелеп, Бүләк итә сөю-сәгадәт. Тормышыбыз гөрләп чәчәк ата, Йортыбызда яши бәрәкәт. Ә кайчакта тормыш сәйләннәре Бәйләнмәгән кебек тоела. Кулга кергәне дә төшеп китә, Чәчелә дә кинәт юк була. Гөлзадә Сафина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 454
    ER
    1,2%
    Реакции
    41