Пост канала
- видео
«Тәрбияче — ул һөнәр генә түгел, ә зур йөрәкле булу, балаларга карата чиксез мәхәббәт һәм сабырлык. Котлы Бүкәш авылындагы «Дуслык» балалар бакчасында нәкъ шундый кеше эшли дә — Лилия Шагиева. Ул — кечкенә йөрәкләргә яхшылык һәм дуслык орлыкларын салучы чын тылсымчы. Һәр иртәдә аның ягымлы елмаюын һәм «Хәерле иртә!» дигән җылы сүзләрен ишетү — балалар өчен зур бәхет. Лилия ханым сабыйларны татулыкка, бер-берсен аңларга һәм һәрвакыт ярдәмләшергә өйрәтә. Бакчада алган бу тәрбия нигезе — баланың киләчәктәге уңышларының ышанычлы терәге. #Татмедиа #ИЦРыбнаяСлобода
Открыть в MAX- Просмотры
- 402
- ER
- —
- Реакции
- —