Перейти к содержимому

Пост канала

Авыл офыклары / Рыбная Слобода
  1. фото

    Балык Бистәсе 1нче гимназиясе ишегалдында «Көзге ярминкә» гөрләде Алмаларның тулып-пешкән чагы. Ә бу көннәрдә Балык Бистәсе 1нче гимназиясе ишегалдында алма төшәр урын да юк - ,,Көзге ярминкә» гөрләде. Чәчәктән чәчәккә бал җыеп йөргән бал кортлары сыман, мәктәп яны гөж килә иде.Әти-әниләр, укучылар, класс җитәкчеләре, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре бердәм булып, барысы да бер җирдә кайнады. Кемдер сату-алу урынын әзерли, кемдер нәрсәдер күзәтә, урын җайлый, кемдер күптәнге танышын очратып, рәхәтләнеп аралаша.Әби-бабайлар, дәү әти, дәү әниләр оныклары белән килгәннәр, хәтта, нәни сабыйлары белән яшь әниләр дә бар иде. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/balyk-bistase-1nce-gimnaziiase-isegaldynda-kozge-iarminka-gorlade

    Открыть в MAX
    Просмотры
    464
    ER
    1,5%
    Реакции
    7