Перейти к содержимому

Пост канала

Авыл офыклары / Рыбная Слобода
  1. фото

    Миләүшә Кәлиева: «Татар милли бизәкләренең серле матурлыгы һәрвакыт күңелемне җәлеп итә иде» Күгәрчен авылы кызы, бүгенге көндә Казанда гомер итүче һәм медицина өлкәсендә эшләүче Миләүшә Кәлиева белән Сабантуй мәйданында таныштык. Аның зәвыклы түбәтәйләре, нәфис алкалары һәм үзенчәлекле бизәнү әйберләре игътибарымны шунда ук җәлеп итте. Бу матурлыкның авторы белән якынрак танышу теләге уянды. – Миләүшә, сүзне үзегез белән танышудан башлыйк әле. – Мин – Миләүшә Кәлиева. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшим һәм эшлим. Шул вакыттан бирле мин татар теле буенча үткәрелгән көллиятара конкурсларда актив катнашып киләм. Мин – авыл кызы, шуңа күрә туган нигезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезне йөрәгемә бик якын алам. Әгәр дә минем кулларым белән ясалган, заманча милли бизәкләр төшерелгән әйберләр турында туганнарым, дусларым, балаларым һәм оныкларым гына түгел, ә бөтен кешелек хәтерләп калса, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде. – Бу мавыгуыгыз ничек башланды? Иң беренче ясаган әйберегезне хәтерлисезме? Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/milausa-kalieva-tatar-milli-bizaklarenen-serle-maturlygy-harvakyt-kunelemne-alep-ita-ide

    Открыть в MAX
    Просмотры
    410
    ER
    0,5%
    Реакции
    2