Пост канала
- фото
Гомер юлы - намус белән үтелгән сукмак Кеше гомере - аккан су кебек, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында яшәүче Нәфига Фәләхетдин кызы Галимова үзенең 80 яшьлек олы гомер көзенә якынлашканда да шушы ташкыннарга каршы тора белгән нык затларның берсе ул. 1947 елның зәмһәрир салкын декабрь көнендә дөньяга килгән кыз сугыштан соңгы илне торгызу чорының бар авырлыгын үз җилкәсендә татый. Яңа Арыш мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлауга, кул астына керердәй эш эзли башлый. Башта ахирәте Рәшидә Вафина белән куян фермасында хезмәт куялар. Аннары инде Хәбибрахман абый яшь таналар группасын ышанып тапшыра. Ферма аның өчен урау булса да, тугры юлдаш була. 35 ел гомерен сыер савуга, бозау карауга багышлый Нәфига апа. «Фәүзия апа белән алпут кырында ничек сыер сауганнарны онытасым юк», - ди ул хатирәләрен яңартып. Соңгы елларда исә үзен бозау караучы итеп таба. Бер ел мәктәптә идән дә юып ала - тик кул кушырып утыру аның холкына чит. Гаилә коргач, тормыш тагын да катлаулана. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/gomer-iuly-namus-belan-utelgan-sukmak
Открыть в MAX- Просмотры
- 404
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 2