Пост канала
- фото
💥«Логос»та эшләр гөрләп бара Районыбызның әйдәүче хуҗалыкларының берсе булган «Логос»та ел әйләнәсе эш темпы тукталып, тынып тормый. Ел яңгырлы килгәнлектән биредә кырдан кайтарылган ашлыкны өзлексез кабул итеп чистарту һәм киптерү эшләре тәүлек буена дәвам итә. Ул чын мәгънәсендә бүген соңгы заман технологиясе нигезендә торгызылган предприятиене хәтерләтә. Производство бифләмәсендә барысы да эш урыннарында. Көн дәвамында комбайннардан өзлексез килеп торган 800-900 тонна ашлыкның монда бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә кабул итеп урнаштырып торучы мондый эре ашлык кабул итү пункты районыбызда гына түгел, мөгаен, тирә-юньдә дә сирәктер. Янәшәсендә бер-бер артлы тезелеп киткән һәркайсы берәр мең тонна икмәк сыешлы олы алты мичкәнең инде барысын да шыплап тутырырга өлгергәннәр. Без биредә эш барышы белән танышып йөргәндә киптерү агрегатыннан автомашинага бөртек төяү барышын күзәтүче оператор Сергей Керженцевны очраттык. Дәвамын " авыл офыклары" газета битләреннән укый аласыз.
Открыть в MAX- Просмотры
- 463
- ER
- 0,2%
- Реакции
- 1