Пост канала
- фото
🚓Татарстанның бер районында юл һәлакәтендә ике кеше вафат булган Баулы районында «Лада» һәм Kia Spectra катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә «Лада» йөртүчесе һәм аның 16 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган. Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, 18 яшьлек «Лада» йөртүчесенең автомобиль йөртү таныклыгы булмаган. Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада»ның тагын ике пассажиры һәм Kia йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм барлык шартлары ачыклана. Тикшерүне прокуратура контрольдә тота.
Открыть в MAX- Просмотры
- 380
- ER
- —
- Реакции
- —