Пост канала
- фото
Айрат Сафин: «Вакцинация - грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе» Көз җитү белән грипп һәм башка респиратор инфекцияләрнең сезонлы артуы күзәтелә. Күп кенә кешеләрне: гриппка каршы прививка кирәкме, ул ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм кемгә вакцинация аеруча мөһим - дигән сораулар борчый. Бу сорауларга ачыклык кертү өчен без район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Фәрид улы Сафинны чакырдык. - Айрат Фәридович, иң төп сораудан башлыйк: гриппка каршы прививка ясатыргамы? - Әйе, вакцинация - грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе. Ул авыру йоктыру куркынычын киметә, ә бигрәк тә инфекция авыр узарга һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин булган кешеләр өчен аеруча мөһим. Прививка ясаткан кеше авырып китсә дә, вакцинация авыруның авыр узу куркынычын киметергә мөмкин. - Күпләр прививкадан соң грипп белән авырырмын дип курка. Бу дөресме? Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/grippka-karsy-privivka-iasatyrgamy
Открыть в MAX- Просмотры
- 371
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1