Перейти к содержимому

Пост канала

Авыл офыклары / Рыбная Слобода
  1. фото

    Матурлык бүләк итүче: Райзәлә Идиятуллина үзенең чәчәкле-зефирле дөньясы турында Райзәлә Идиятуллина – Яңа Арыш авылы кызы, бүген исә ул кешеләргә бәйрәм кәефе һәм матурлык өләшүче оста. Аның кулыннан узган зефир букетлар һәм кетердәп торган кош теле хисләрне сүзсез генә аңлата белә. Газета укучылары өчен без аның тормышы, иҗаты һәм гаиләсе турында әңгәмә кордык. – Райзәлә, туган авылыгыз Яңа Арыш күңелегездә ничек саклана? – Ул минем хәтердә ак яулыклы әбиләр һәм челтерәп аккан су буйлары булып уелып калган. Ул чактагы бик күпләр инде арабызда булмаса да, мин капка төпләрендә гөрләшеп утыручы әбекәйләрне, капка алды тулы каз-үрдәкне һәм яр буеның бала-чага тавышыннан гөрләвен әле дә ямь-яшел итеп күз алдыма китерәм. Иң җылы мизгелләр - печән исе сеңгән эссе көннәр, кичке тынлыкта өлкәннәрнең әкрен генә дөнья хәлләрен сөйләшүе... Һәм, әлбәттә, каз өмәләре вакытында бөтен урамны тутырган шатлыклы шау-шу. Бу якты хатирәләр вакыт узган саен нурланыбрак, сагындырып искә төшә. – Гаиләгез сезнең эштә катнашамы? Камыр исе һәм чәчәкләр аларга комачауламыймы? Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/maturlyk-bulak-ituce-raizala-idiiatullina-uzenen-cacakle-zefirle-doniasy-turynda

    Открыть в MAX
    Просмотры
    435
    ER
    0,7%
    Реакции
    3