Пост канала
- фото
Диспансеризация җитди авыруларны кисәтергә ярдәм итә Сәламәтлек турында кайгырту - ул авыру билгеләре барлыкка килгәч кенә табибка мөрәҗәгать итү түгел, ә профилактик чаралар күрү дә. «Озын һәм актив тормыш» милли проекты россиялеләрнең сәламәтлеген даими контрольдә тотарга ярдәм итеп, диспансерлаштыру системасын үстерә. Күп кеше белгечләргә бары тик йөрәк авырту, янбаштагы уңайсызлык яки тын кысылу кебек ачык билгеләр барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итә. Әмма кеше үзен яхшы хис итсә дә, бу сәламәтлектә проблемалар юк дигән сүз түгел. Нәкъ менә шуның өчен илдә диспансерлаштыру уздырыла. Диспансерлаштыруның төп максаты-хроник авыруларны иртә стадиядә ачыклау, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, яман шешне, шикәр чирен һәм хроник үпкә авыруларын. Әлеге чирләр үлемнең төп сәбәпчеләре булып тора. Диспансеризация үтү авыруны иртә стадияләрдә ачыклап , аны уңышлы дәвалау шансларын шактый күләмдә арттыра. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/dispanserizaciia-itdi-avyrularny-kisaterga-iardam-ita
Открыть в MAX- Просмотры
- 396
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 3