Перейти к содержимому

Пост канала

Авыл офыклары / Рыбная Слобода
  1. фото

    😋Слива нәрсәләргә файдалы? Тиздән бакчаларда булган барлык җиләк җимешләрдә өлгереп бетәчәк. Карбыз, кавын, слива… Һәркайсы үзенчә файдалы. Мисал өчен, кош йомыркасыдай озынча түгәрәк, карасу-зәңгәр төстәге сливаны гына алыйк. * Эчәкләрне чистарту өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Бу процесста слива йомшагындагы пектин матдәләр төп рольне уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый. * Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы матдәләр бар. * Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә. *Арыганлыктан, хәлсезлектән 100 г төшеннән арындырылган кипкән җиләк-җимешне (караҗимеш, йөзем, күрәгә, инжир) иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган унике әстерхан чикләвеге һәм бер стакан бал кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы иртә-кич 2 аш кашыгы күләмендә бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчегез.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    377
    ER
    0,3%
    Реакции
    1