Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    🎭Тәбәрле үзешчәннәре сигез авылда спектакль куйганнар   🎤Фәнис Шәһәбиев җитәкчелегендәге “Ләйсән” халык театры үзешчәннәре Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Тирсә, Биектау, Көчек, Кырынды, Кичкетаң Исәнбай авыллары мәдәният учакларында Рәдиф Сәгъдинең  "Сынган беләзек" әсәрен сәхнәләштергәннәр.   🖍️Рольләрне Рафил Сәлимуллин, Фәнис Шәһәбиев, Гөлнара Сибгатова, Римма Сәлимуллина, Рөстәм Гыймазов, Раушания Галиева башкарганнар.   Музыка белән бизәлеш, оештыру эшләрен Финисә Шәһәбиева башкарган.   –        Һәр авылда бик җылы каршы алдылар. Тамашачылар еладылар да, көлделәр дә, – ди Фәнис әфәнде.   🖍️Иң мөһиме, театр коллективы билет сатудан кергән акчаларны махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм буларак тапшырачак.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    458
    ER
    3,1%
    Реакции
    14