Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    🦢 КЫЙГАК, КЫЙГАК Көне матур, күктән кояш көлә, Ник моңсулык били күңелне? “Кыйгак! Кыйгак!” дигән тавыш килә, Кыр казлары китә түгелме? Әйе, әйе, әнә, күрәсезме? Тезелешеп ничек очалар! Туган якны ташлап китү авыр, Шуңа моңсу икән ич алар... “Кыйгак, кыйгак!” – аерылышу җыры Йөрәкләрне сала сагышка. Болын-күлләр ямансулый төсле Күктән иңрәп килгән тавышка. Сау булыгыз, казлар, хәерле юл! Армасыннар сезнең канатлар. Беләм инде аерылышу авыр, Бик кадерле шул ул бу яклар. ✍Фәридә ҖӘМИЛЕВА Исәнбай авылы

    Открыть в MAX
    Просмотры
    439
    ER
    1,8%
    Реакции
    8