Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    🖍️Девятерня мәктәбендә якташ шәхесне искә алдылар ✅Бүген Ләбиб Айтуганов туган көн   🖍️Әгәр исән булса, аңа 91 яшь тулган булыр иде   🖍️Нарат авылында туып-үскән якташыбыз - татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор.    “Истә, һаман да истә...!” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Ләбиб Айтугановның тормыш һәм иҗат юлы яктыртылган, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләгәннәр, мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов башкаруында Ләбиб Айтуганов көй язган "Юллар, юллар" җыры яңгыраган. 🪗 🎤Бик күп хатирәләр яңартылган, төрле елларда Ләбиб Айтугановка багышлап төшерелгән видеоязмаларга күзәтү ясалган. 🎹Кичә Ләбиб Айтуганов тәрҗемә иткән “Һәрвакыт булсын кояш” җыры белән тәмамланган.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    435
    ER
    1,8%
    Реакции
    8