Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    🍎Әгерҗедә ярминкә гөрләде   ✅Көзге матур көндә Әгерҗедә чираттагы ярминкә гөрләде   🖍️Бу юлы шәһәр халкын Тәбәрле, Шаршады, Кодаш авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыгында кош-корт үрчетүчеләр, сыер асраучылар ит, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчә, бал белән тәэмин иттеләр.   –      Халык бик актив. Сөт һәм сөт ризыкларын күпләп алдылар, – диде Үтәгәннән килгән Миргалим–Галина Әминовлар.   🥦Күп еллар кәбестә үстерү белән шөгыльләнүче Иж-Бубыйдан Эльмира Трейдина да һәр ярминкәдә кәбестә алучылар күп булуын әйтте.   Кырындыдан Фирая Солтанова кош түшкәләре белән сату итте. Тирсәдән Хавиз–Венера Хәбибуллиннар, Тирсәдән Лениза Мөхитова үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    482
    ER
    1,5%
    Реакции
    7