Пост канала
- видео
🎶Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле 2006 елда оеша. 2009 елда аңа халык исеме бирелә. 🎉 Ансамбль һәр бәйрәмдә тамашачыга милли көйләребезне бүләк итә. 🏆 “Көмеш телле гармун” ансамбленең Татарстан, Россия күләмендә иң дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган уңышлары гына да җитмешкә якын. 🥇 Алар – “Күпкырлы Россия”, “Урал сандугачы” кебек бәйгеләрдә икешәр тапкыр Гран-при ияләре. 💰 Грант акчаларына уен коралларын яңарталар, сәхнә костюмнары тектерәләр. Ансамбльдә 10лап музыкант. Быел урта буын гамунчылар сафын ике яшь егет тә тулыландырган. #Татмедиа #Әгерҗеинформ #Яңапроект
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 091
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 15