Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    ✅Касай клубының “Ак каен” театры үзешчәннәре тамашачыларны елатты   🧬Касай авылы клубында эшләп килүче “Ак каен” үзешчән театр коллективы иҗади уңышы белән сөендерде.   🖍️Үзешчәннәр драматург Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Гафу итә алсаң, әгәр...” дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштерделәр. Алар, бу тамаша белән Касайда гына түгел, Девятерня һәм Иске Эсләк авылларында да булып, тамашачыларның көчле алкышларын яуладылар.   🖍️Спектакльнең үзәгендә аналар һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр ята. Сәхнәдә һәр ананың үз баласы өчен җан атуы, һәр баланың үзенчәлекле, кайчакта авыр язмышы ачып бирелә. Тормыш кочагында абынып, төрле хаталар җибәрүләренә карамастан, ахырда балалар, үз ялгышларын аңлап, аналары алдында тезләнеп гафу сорыйлар.   ✅Үз рольләрен чын артистларча башкарган артистлар – менә алар: Нурия Нәбиуллина, Зөһрә Арсланова, Әлфирә Ямалиева, Әминә Әхмәдиева, Земфира Әхмәтҗанова, Гөлназ Шәрәфиева, Лилия Ямалиева.   –      Спектакльне тамашачылар бик җылы каршы алдылар. Залда утыручы апа-абыйлар сәхнәдәге вакыйгаларны күз яшьләрсез генә карый алмадылар, – ди театр коллективы җитәкчесе, Касай клубы мөдире Гөлназ Шәрәфиева.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    563
    ER
    2,0%
    Реакции
    11