Пост канала
- фото
✅“Күңелемдәгесен әйтәм” рубрикасы 🖍️“Мин Актаныш районында туып-үскән татар кешесе булсам да, язмыш кушуы буенча кырык елдан артык инде Азево авылында яшим. Башка милләт вәкилләре арасында гомер кичерсәм дә, үземне кимсетелгән кебек хис итмим. Киресенчә, авылдашлар белән бик дус, бердәм булып яшибез. 🖍️Күршебездә Вера Арзамасцева гомер кичергән иде. Вафатына тугыз ел узды инде. Шулай ук олы йөрәкле күршебезне бик сагынабыз. Вера Николаевнаны күпләр бик оста, гыйлемле иде дип искә алалар. Бөтен дару үләннәрен белә, аларны җыеп киптерә, ничек кулланырга безне дә өйрәтә иде. 🖍️Биш малай, бер кызга гомер бүләк иткән ул. Ни кызганыч, үзе исән чагында барлык баласын да соңгы юлга озатырга туры килде. Бу хәсрәтләргә ана йөрәге ничек чыдагандыр? 🖍️Үзе 91 яшендә мәңгелеккә күчте. Әгәр исән булса, бу көннәрдә күрше апабызның бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән булыр идек”. Таһир ҺАДИЕВ. Азево авылы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 463
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 5