Пост канала
- фото
🍁Гел үзебезгә охшатам, Мин быелгы көзләрне. Хәтерләтә әле моңсу, Әле якты күзләрне. ☀️Күңелгә эленгән өмет, Көзләр ялкыны кебек. Кайчак яна маяк булып, Кайчак аптырый сүнеп. 🍁Күңел сарайлары тулы, Көзнең биштәре сыман... Шатлыгы да, кайгысы да... Йөрәккә бар да сыйган! ☀️Көзләр сыман булсаң шәп ул, Көяз, матур, сөйкемле... Кышларына кереп барган Ханбикәләр шикелле. 🍁Шундый чая, гүзәл, горур, Быелгы көзләр үзгә... Шулай яши алсак иде, Гомер көзләребездә! Төсле келәмдәй балкысын, Калган эзләребез дә! Әлфирә Низамова. Исәнбай авылы. Шәфкать Ганиев фотосы
Открыть в MAX- Просмотры
- 795
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 6