Пост канала
- видео
🎤Таныш булыгыз! “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” проектының чираттагы герое – Инзир Ибраһимов. 🪗Уразай авылының иң яшь, иң талантлы гармунчысы ул. 🖍Инзиргә 14 яшь, 8 сыйныфта укый. Җиде яшьтән гармун серләренә өйрәнә. 🖍Бик матур җырлый, спектакльләрдә катнаша. 🖍Соңгы вакытта курайда уйнау серләренә төшенә. “Көмеш телле гармун” халык ансамблендә дә уйный башлады. 🎶“Гармун һәм җыр минем гомерлек юлдашларым булачак”, – ди Әгерҗе районының талантлы егете. #Татмедиа #Әгерҗеинформ #Яңапроект Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 218
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 20