Пост канала
- фото
✅“Изге йөрәкләр” волонтерлары хәрбиләргә ярдәм итә 🖍Тәбәрле мәдәният йорты каршында эшләүче “Изге йөрәкләр” волонтерлык берләшмәсе активистлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга маскировка челтәрләре үрү эшен җанландырып җибәрделәр. 📌Тәбәрле, Мукшур, Сокман авылларында яшәүче изге күңелле райондашлар хәрбиләргә ярдәм йөзеннән акча җыялар һәм челтәр үрү өчен кирәк-яраклар сатып алалар. 🖍️Хәзер атнаның дүрт көнендә авыл апалары, мәдәният йортына җыелып, челтәр үрәләр. Үлчәмнәре –3х6, 3х4. ❗Быел 53 челтәр үргәннәр инде. ☕️Әлеге җирлек халкы хәрбиләргә хуш исле үлән чәйләре дә ясый. – Бер мең данә чәйне егетләребезнең исән-сау кайтуларын тели-тели ясап, әзерләп куйдык, – ди берләшмә җитәкчесе Финисә Шәһәбиева.
Открыть в MAX- Просмотры
- 505
- ER
- 2,2%
- Реакции
- 11