Пост канала
- фото
💦Яшәү - үзе сөенеч 💧Табигатьтә начар һава Булмый диләр, җырларда. Һәрбер көне яшәү дигән Сөенечтән тора ла. ☔️Яңгыры да, кояшы да Вакытында бик кирәк. Һәр нәрсә дә урынында, Ялгышлары бик сирәк. ☀️Һәр иртәдә шөкер итеп Уяныйк без Ходайга. Борчылырлык вак-төякләр Бар бит әле болай да. 💦Яшәү-тормыш ваклыкларын Яңгырлар юып китсен. Җәрәхәтле йөрәкләргә Кояш җылы нур сипсен. Рушана Вәли. Әгерҗе шәһәре.
Открыть в MAX- Просмотры
- 447
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 6