Пост канала
- фото
Укытучы үз әниең кебек, Йомшак кына иңнән кочаклап Белем дөньясына җиңел генә Алып кереп китә колачлап. Төн йокламый, хыял диңгезендә Һәр баланы күздән кичерә. Җиңел генә итеп һәр теманы Сабый балаларга җиткерә. Алар күрә, алар бары аңлый, Күңел күзен, серен баланың. Ярдәм итә, җайлап аңлата ул, Күркәм сабырлыгы бар аның. Гомер буе үзе белем ала, Яңалыкка һәрчак омтыла. Зарланырга аның вакыты юк, Барлык эшкә теләп тотына. Мөгаллимнәр бик тә тыйнак алар, Тырыш алар һәрбер хезмәттә. Белем бирү белән генә чикләнми ул, Тирә-юнен тота тәртиптә. Сәхнәдә дә сынатмыйлар алар, Нинди рольне генә бирсәң дә. Тегүче ул, оста һәрбер эшкә, Аптырама, кайда күрсәң дә. Җитмеш төрле һөнәр иясе ул, Зур хөрмәткә бик тә лаеклы. Укытучы дигән сүз үзе үк Мәңге яшәр, мәңге данлыклы. Рузилә ДӘҮЛӘТБАЕВА. Тирсә авылы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 488
- ER
- 2,5%
- Реакции
- 12