Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    ✅Якташыбыз Кадыбаш җирлеге өлкәннәрен хөрмәтләде   🪈Тамырлары Касай авылыннан булган, күп еллар Казан шәһәрендәге “Лицей-инженер үзәге” белән җитәкчелек итүче Венера Хәйретдинова, башка еллардагы кебек үк, быел да Өлкәннәр көне уңаеннан Кадыбаш авыл җирлегенә керүче Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләктә яшәүче абый-апаларны сөендерде.   🖍Барлыгы 174 якташына тәм-томнар тутырылган пакетлар бүләк итте.   📌Венера Кәшфи кызы соңгы елларда якташларына һәрьяклап ярдәм итә. Аның тәкъдиме белән Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләрендә инженерлык сыйныфлары эшли. Алар тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.   📌Мәктәп коллективына, укучыларга, Касай авылында яшәүчеләргә Казанга сәяхәт оештыручы да ул.   📌Яңа елга Кадыбаш балаларына бәйрәм күчтәнәче әзерли.     📌Узган ел Касай авылы тарихына багышланган “Туган ягым Касай” китабын бастыруга да зур өлеш кертте.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    505
    ER
    2,2%
    Реакции
    11