Пост канала
- видео
🪗Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга 🎼Ул – гармунчы, ул – курайчы, ул – кубызчы. Кырынды авылында яшәүче Баязит Ахунов үзендә җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән әбисенә һәм әнисенә рәхмәтле. Алты яшендә гармун тарта башлаган малайның әлеге уен коралыннан бер генә көнгә дә аерылганы юк. 🎶Алабуга мәдәни-агарту училищесының хор бүлеген, Казан мәдәният һәм сәнгать институын тәмамлый. 🎤Кырык ел Кырынды мәдәният йортында эшли. 🪗Райондагы “Көмеш телле гармун” халык ансамбле составында Татарстанда, чит төбәкләрдә чыгышлар ясый. 🎤Мәдәни чараларны җырлары белән дә бизи. #Татмедиа #Әгерҗеинформ #Яңапроект
Открыть в MAX- Просмотры
- 762
- ER
- 1,7%
- Реакции
- 13