Пост канала
- фото
✅Авылыбыз фермерлары сөендерде 🖍️Мин, гомерем буе Үтәгән мәктәбендә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Өлкән яшьтә инде. Әмма ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып торам. 🖊️Иске Эсләк авыл җирлегендәге, Үтәгән авылындагы үзгәрешләргә дә сөенәм. Авылдашларым Миргалим–Галина Әминовлар – белгечлекләре буенча ветеринарлар. Миргалимне районда белмәгән кеше юктыр, үз эшенең остасы ул. Күп еллар кибет тоттылар, фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнделәр. ✅Әлеге гаилә, 15 еллап инде без – Үтәгәндә яшәүче пенсионерларны Өлкәннәр көнендә котлап, күчтәнәчләр тапшыра. Элек йөзәр авылдашыбызны сөендерәләр иде. Кызганыч, сафларыбыз елдан-ел кими. 🖍️Узган ел Әминовларның уллары Денис, “Агростартап” программасында катнашып, хөкүмәттән грант отты. Хәзер сыерлар асрап, бөртекле культуралар, күпьеллык үлән үстерә. Укучым белән бик горурланам. Ул – әтисенең эшен дәвам итүче. Яшьләр шәһәргә киткәндә, Денисның авыл тормышын сайлавы – зур горурлык. Узган ел Денис өйләнде. Иниза белән Үтәгәндә бик матур яшиләр. ✅Әлеге яшь пар Өлкәннәр көне уңаеннан 60 авылдашыбызга күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм белән котладылар, хәл-әхвәлләребезне белештеләр. Бик зур рәхмәт аларга! Үз изгелекләре үзләренә кайтсын! Эшләре уң булсын! Авылыбызны әнә шундый яшьләр яшәтә дә инде. Флүрә ИБРАҺИМОВА, Үтәгән мәктәбенең ветеран укытучысы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 487
- ER
- 2,3%
- Реакции
- 11