Пост канала
- фото
✅Тәмле булсын 📌Салагыштан оста бакчачы, аш-су остасы Чулпан Латыйпова “Тутырылган кабак” рецепты белән бүлешә. 🖍Кабакның өске өлешен кисеп алабыз. Ул капкач булачак. 🖍Эчен алабыз. 🖍Тышкы, эчке ягын көнбагыш мае белән майлыйбыз. 🖍Тураган тавык итен яки фаршны суган, угычтан уылган яки вак итеп шакмаклап туралган кишер белән кыздырабыз, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. 🖍Тоз, борыч, тәмләткечләр салып болгатабыз. 🖍Эчлекне кабак эченә тутырып, “капкач”ын ябып, ике кат фольгага төреп, пергамент кәгазь җәелгән табага утыртабыз да, ике сәгатькә духовкага озатабыз. 📍Табынга әнә шулай итеп матурлап бирергә була.
Открыть в MAX- Просмотры
- 571
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 4